Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда V Республика ифтары узды

Мәҗлескә 10 мең кеше чакырулы иде. В Казанской академии тенниса начался V Республиканский ифтар Республикакүләм ифтарны инде хәзердән үк халыкара дәрәҗәдә, дип атарга мөмкин. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, бирегә республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм хәтта чит илдән дә кунаклар килгән. «Төбәкләрдән килүчеләр күп иде, Ираннан да, башка илләрдән дә кунаклар булды. Күрше төбәк  – Марий Эл, Чувашия, Ульяновск һәм башка җирлекләрдән дә вәкилләрне күрдек. Шуңа да моны федераль дәрәҗәдәге, хәтта халыкара ифтар дияргә була», – диде Камил Сәмигуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә. «Урта Азия илләреннән кунаклар бар иде, – дип өстәде мөселман-эшмәкәрләр Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов. – Барлык мөселман төбәкләреннән килүчеләр булды. Дагыстан, Ингушетия, Адыгый, Башкортстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург....” Сүз уңаеннан, киләсе елга футбол буенча дөнья чемпионаты узганлыктан, республикакүләм ифтар кабат Теннис академиясендә узарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, кичәге ифтарның рәсми кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик һәм башка рәсми затлар да бар иде.
Сүз уңаеннан, ифтардан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрдәге шәхси битенә: "Бүген Казанның теннис академиясендә V Республика ифтарын үткәрдек. Аллаһка шөкер, бик күркәм, берләштерә торган һәм күтәренке рух, кәеф өсти торган чара булды. Ифтарыбызга килгән дин кардәшләремә, барлык оештыручыларга һәм, әлбәттә, Аллаһ ризалыгын өмет итеп ярдәм күрсәткән волонтерларыбызга рәхмәт яусын! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәрвакыт чынга ашсын! Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын! Амин!" – дип язып элде.
В Казанской академии тенниса начался V Республиканский ифтар
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев