Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда уникаль туристлык объекты "Шәһәр панорамасы" күргәзмә-тамашачы комплексы ачыла

Яңа елның беренче көннәрендә, 4 гыйнварда, Казанда кунаклар һәм яшәүчеләр өчен уникаль туристлык объекты – Дзержинский урамының 7 нче йортында урнашкан «Шәһәр панорамасы» күргәзмә-тамашачы комплексы ачыла, дип хәбәр итә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, 25 декабрь көнне биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булган иде. Ул: “Экспозиция кышкы каникуллар вакытында эшләсә, балалар бик кызыклы нәрсәләрне белерләр иде”, – дип теләген белдергән иде. Комплексның яңа төзелгән заманча бинасы Россиянең танылган архитекторы, проектның баш архитекторы Герман Бакулин җитәкчелегендә проектланган. Гомуми мәйданы 3631 квадрат метрны тәшкил иткән дүрт катында тематик юнәлеше исеменнән үк күренгәнчә Казан шәһәре, аның архитектурасы, тарихы, үсеш этаплары экспозициясе урнаштырылган. Беренче катта килүчеләрне Казан турында зур видеоролик һәм шулай ук комплексның төп зоналарында экспозицияләр урнашуы турында мәгълүмат каршы ала. Монда ук килүчеләрнең һәркайсына шәхси наушниклар белән планшет-аудиогид бирелә, аның ярдәмендә һәркем комплекс буенча экскурсияне үзе төзи алачак. Аудиогид һәр вакыт мизгелендә сезнең урынны танырга ярдәм итеп, махсус саннар белән экспозицияләр турында сөйлиячәк. Бинаның икенче катында «Казан лабиринты» экспозициясе куелган, анда килүчеләрнең интерактив формада Казанның Иске Татар бистәсендә булган төп тарихи вакыйгаларын, анда яшәүчеләр турында белергә, аларның тормышы һәм көнкүреше турында сөйләгән төп экспонатлар белән танышырга мөмкинлеге булачак. Монда ук, икенче катта түгәрәк залда урнашкан 360 градуслы боҗра экранда шәһәр тарихына багышланган кыска анимацион фильмнар күрсәтеләчәк. Бинаның өченче катына 1:320 масштабындагы шәһәр төзелешенең натуралата макеты, 1:1000 масштабында XV-XVI гасырлардагы Казан ханлыгы чорындагы территорияләр кертелгән шәһәр макеты һәм 1:400 масштабындагы XVIII гасырдагы шәһәр макеты урнаштырылган. Хәзерге Казанның үзәк өлеше макеты мәйданы буенча 170 квадрат метрдан артып китә. Болардан тыш, күргәзмә мәйданнарының күп өлешен күңел ачу зоналары алып тора. Шик юк, бик күпләрне «Шәһәр өстеннән очыш» аттракционы кызыксындырыр, анда сигез метрлы экранда кош очышы биеклегеннән Казанның панорама күренеше кадрлары күрсәтелә, өстәвенә килүченең джойстик ярдәмендә бу демонстрация белән идарә итү, яисә съемкалар нокталарын үзгәртеп, экрандагы күренешләрне юкка чыгару яисә якынайтып карау мөмкинлеге дә бар. «Өстәмә чынбарлык» аттракционы да кызыклы, анда кунаклар видеостенада үзләрен алты танылган тарихи персонажлар арасында күрә һәм үзе өчен шушы күренешне фотога төшерә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев