Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Тәмле Казан" фестивале узачак

Казанлыларны гастрономик "Тәмле Казан" фестивале кысаларында француз ризыгы әзерләргә өйрәтәчәкләр. Быел ул ике шәхескә: кышын 90 яшьлеген билгеләргә тиеш булган татар ашлары белгече Юныс Әхмәтҗановка, шулай ук француз рестораторы һәм шеф-пешекчесе Поль Бокюзга багышлана. Фестиваль кунаклары француз шеф-пешекченең төрле рецептлары буенча әзерләү серләренә төшенәчәк. Шуны да өстәргә кирәк, чарада француз кухнясы Казан һәм Париж килешүе кысаларында тәкъдим ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, Юныс Әхмәтҗанов татар халык ашларын өйрәнү белән танылган. Ул милли кухняны борынгы рецептлар һәм белгечләр киңәшен файдаланып баетырга тырышкан. Нәтиҗәдә, татар кухнясы турында беренче тулы китап булдырган. Поль Бокюз "Франциянең иң яхшы пешекчесе" исеменә лаек, халыкара “Алтын Бокюз" кулинар бәйгесен гамәлгә куючы. Әлеге шәхес шулай ук Франциянең беренче затларна аш-су әзерләү белән таныла. Быелгы чара 7-9 июль көннәрендә узачак.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев