Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Татарстанның Ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасы VII хисап-сайлау конференциясе узды

19 ноябрь көнне Казанда Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы VII хисап-сайлау конференциясе узды.

Хәзерге вакытта Татарстанда 59 735 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алардан 3 287 кеше - Бәек Ватан сугышында катнашкан, 3 821 кеше - сугышта катнашучыларның тол хатыннары, 52 627 кеше - тыл хезмәтчәне.

Иҗтимагый оешманың рәисе Хәбир Иштирәков сүзләренчә, Татарстанда ветераннар хәрәкәтенең казанышларыннан берсе – ул 2012 елдан оештырылып килүче “Балкыш” үзешчәннәр иҗаты фестивале. Шушы узган еллар эчендә анда 40 мең өлкән буын вәкиле катнашкан.

Үзенең чыгышында Хәбир Иштирәков ветераннарга һәм пенсионерларга медиацина хезмәте күрсәтү темасын күтәрде. “Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелсә дә, сораштырулар күрсәткәнчә, проблемалар һаман да кала. Бигрәк тә дәүләт сырхауханәләрендә һәм хастаханәләрендә түләүле хезмәтләргә өстенлек бирелүе борчый", - ди ул. Бу уңайдан Хәбир Иштирәков республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, шәһәр һәм районнарның медицина учреждениеләре карамагында ветераннар оешмалары бүлекләре эшләсә аларның вәзгыятьне яхшыртуга йогынты ясаячагына ышана.

Шулай ук ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы елында Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин, Идел буе һәм Киров районнарында Ветераннар советы бүлекчәләренең биналары йолып алынуы да күңелсез күренеш булын, андый хәлләр башка кабатланмасын иде дигән теләген белдерде. “Муниципаль берәмлекләрдә ветераннар оешмаларына җитдирәк карарга, аларга эшчәнлекләрен алып бару өчен бүлмә бирүне кайгыртырга тиешләр, шул хакта тиешле килешүләр төзелсә дөрес булачак”, - дип исәпли оешма җитәкчесе. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республиканың 14 шәһәр һәм районында иҗтимагый оешмаларның эшчәнлегенә матди ярдәм күрсәтергә ашкынып тормыйлар.

Конференциядә чыгыш ясап, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республикада өлкән буын кешеләренең сан ягыннан арта баруын искәртте. “2015 елда кешеләрнең уртача гомер озынлыгы 72,8 яшь иде, соңгы ун елда уртача гомер озынлыгы 3,8 яшькә үсте. Шуңа күрә өлкән буын кешеләрнең саны да 23,24 процентка артты", - ди ул.

Министр республикада гериатрия хезмәтен үстерү максатында 2017-2018 елларда җиде муниципаль берәмлектә өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү өчен махсус тугыз кабинет ачылачагын хәбәр итте.

Татарстанның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев та конференциядә сүз алып, Җиңү паркында солдатка һәйкәл куярга тәкъдим ясады. “Бөтенесенә дә һәйкәл бар, ә менә гади солдатка һәйкәл кайда?” – диде ул.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бу тәкъдимне хуплады.

"Сезгә карап, Татарстан ветераннары өчен горурлык хисе туа. Республика предприятиеләре һәм оешмаларында актив эшчәнлек алып барганда сез бүген безнең горурлыгыбыз булган Татарстанны күтәрдегез. Бүген дә сезнең энергия, эшләү теләге ташып тора. Сез әле дә башкаларга үрнәк”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков залда утырган ветераннар оешмасы вәкилләренә.

ТР Премьер-министры ветераннарның соңгы елларда компьютерда эшләргә өйрәнү курсларын теләп узуын, “Балкыш” фестивалендә катнашуын да уңай бәяләде.

Конференциядә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәcьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һ.б. катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев