Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Татарстан Музейлар ассоциациясе утырышы узачак

14 мартта республиканың музей оешмалары һәм музей хезмәткәрләре ирекле берләшмәсен тәшкил иткән Татарстан Музейлар ассоциациясенең чираттагы утырышы булачак. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Берләшмә үзен безнең республикада гына түгел, ә аннан читтә дә эре музейара проект буларак тәкъдим итте. 2015 елда Казанда узган Халыкара музей форумын оештыру һәм уздыру, ел саен үткәрелүче «Татарстанның музейлы язы» акциясе, күп санлы бәйгеләр – ассоциясе кысаларында музей берләшмәсенең үзара тыгыз бәйләнешен раслый. Утырышта ассоциациянең гомуми хисап-сайлау җыелышын оештыру һәм уздыру, «Татарстанның музейлы язы - 2017» акциясен үткәрү хакында фикер алышачаклар. Идарә әгъзаларына берләшмәнең яңа ясалган сайтын тәкъдим итәчәкләр. Утырыш Татарстан Милли музее филиалы – реставрацияләүдән соң яңа ачылган А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда узачак. Идарә әгъзалары А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпинның тормышын һәм иҗатын чагылдырган яңа экспозицияләр белән танышачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев