Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Татарстан халыклары аш-сулары" гастрономия фестивале-конкурсы узачак

22 сентябрьдә Казанда Халыкара сервис көллияте һәм Халыклар дуслыгы йорты базасында "Татарстан халыклары аш-сулары" гастрономия фестивале-конкурсы узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар кунакларга татар, рус, мордва, чуаш, мари, болгар, башкорт, удмурт һәм керәшен аш-суларын тәкъдим итәчәк. Фестиваль Казанда яшәүчеләргә аш-су традицияләре буенча төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләре белән танышу һәм бөтен Татарстан буенча гастрономик сәяхәт кылу мөмкинлеге бирә дип билгеләп үтә чараны оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев