Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Башкалабызда татар телен инкарь иткән оешмалар шактый күп" - Рашат Якупов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Рашат Якупов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына хәбәр иткәнчә, безнең башкалабызда икетеллелек турындагы дәүләт законын бозып, татар телен инкарь иткән оешмалар шактый күп. Әлеге вазгыятькә нисбәтле тәкъдимнәрне теркәп, яшьләр оешмасы тарафыннан, Казан мэриясенә күпсанлы хатлар юлланган, әмма үзгәрешләр артык сизелми. «Татарстан Президенты каршында телләр мәсьәләсе буенча омбудсмен булырга тиеш. Аерым шөгыльләнә торган дәүләт органы булса, моның нәтиҗәсе зуррак булыр иде дип саныйбыз»,- дип белдереде Бөтендөнья яшьләр форумы урынбасары Рашат Якупов.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев