Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Татар КВНы - Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивале узачак

28 октябрь көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татар КВНы - Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивале узачак. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татар КВНы - Шаяннар һәм тапкырлар лигасы директоры Рамил Әгъдиев хәбәр итте.

Татар КВНы сезон ачылышыда 20 команда - Татарстан, Мәскәү, Башкортстан һәм Казахстан квнчылары катнашачак.

Казаннан "Татар -Тим", "Кәеф Нифтяк", Актаныштан "Мактаныш", Чаллыдан "Марат" командалары килер дип көтелә. Шулай ук Түбән Кама, Буа, Кукмара, Әлмәт, Алексеевск, Арча җыелма командалары, Мәскәү, Башкортстан командалары юмор осталыгында татар телендә ярышачак. Казахстаннан исә яшьләр татар телендә дә, казах телендә дә шаяртыр дип көтелә.

Рамил Әгъдиев: “Казахстанда бик күптәннән казах телендә КВН бара. Алар бездән бик алга киткән. Без алар белән аралашып, алардан ниндидер дәресләр алып, аларның тәҗрибәләрен алып үсәргә булдык. Кызганычка каршы, бөтен районнар да актив түгел. Мәсәлән, Балтач районы - татар районы. Нишләп алардан да уйнарга килмиләр икән дигән сорау туа. Бөтен районнарны безгә кушылырга чакырам. Әйдәгез, бергәләп татар юморын, татар КВНын үстерик! 28 октябрь көнне “Ак барс яшьләр үзәге”нә чакырам. 18.00 сәгатьтә башлана”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев