Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Шомбай-fest" Халыкара курчак театрлары фестивале башлана

Бүген "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында икенче «Шомбай-fest» Халыкара курчак театрлары фестиваленең тантаналы ачылышы булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Программа Петербург урамы буйлап "Сукно бистәсе" метро станциясеннән фестивальдә катнашучылар йөреше белән ачылачак. Театр мәйданчыгында кунакларны сәламләгәч һәм флагны күтәргәннән соң фестиваль ачылачак. Тамашачылар төш вакытында Самара курчак театрының «Дикие лебеди» спектаклен карый алачак. 17.00 сәгатьтә Чаллы дәүләт курчак театры «Дюймовочка» спектаклен тәкъдим итә, шул ук көнне кич "Әкият" Татар дәүләт курчак театры "Ханума" комедиясен күрсәтәчәк.

«Шомбай-fest» Халыкара курчак театрлары фестивале Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Фестивальны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм "Әкият" Татар дәүләт курчак театры оештыра.

Фестиваль 26-30 сентябрьдә узачак. Анда Брест һәм Витебск (Беларусь), Ашхабад (Төркмәнстан), шулай ук Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләр коллективлары катнашачак.

Фестиваль кысаларында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәреләчәк, балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр күрсәтеләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев