Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Россиянең медицина һәм фармацевтика вузлары студентлары фестиваленең финалы узачак

Россиянең медицина һәм фармацевтика вузлары студентларының VI “Физик культура һәм спорт – табибның икенче һөнәре” фестивале финалы 2017 елда Татарстан башкаласында узачак. Казан дәүләт медицина университеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярышлар башта Россиянең барлык федераль округында да үткәреләчәк. Анда 59 югары уку йортыннан 3 меңнән күбрәк студент катнашачак. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырган фестивальдә яшьләр волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, дартс, гер күтәрү, ГТО, бадминтон кебек спорт төрләрендә көч сынашачак.
Финал 22-27 апрельдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә оештырылачак, анда төбәк этабы ярышларында җиңгән 700 гә якын студент җыелачак. Быелгы ярышларда Кытайдан да студентлар катнашыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев