Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Россиядә вакыф: хәзерге заман һәм перспективалар" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтә

5-6 октябрь көннәрендә Казанда “Россиядә вакыф: хәзерге заман һәм перспективалар” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтә. Чараны Россия ислам институты, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Кувейт дәүләтенең генераль секретариаты һәм Ислам үсеш банкы оештыра.

Утырышның төп максаты - Россиядәге дини учреждениеләрен үз-үзләрен финанс ягыннан тәэмин итүче, нәтиҗәле эшләүче вакыф институтын төзү мәсьәләләре. Чит илләрдән килгән белгечләр Россиядәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклашыр, Исламдагы вакыф тәртипләре турында сөйләр дип көтелә. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар вакыф стандартларын булдыру һәм безнең ил шартларында куллану турында сөйләшәчәк.

Конференциядә чыгыш ясаучылар Россия мөселманнарында вакыф институты тарихын искә төшерделәр.

“Россиядә башка дин өстенлек итү сәбәпле, татарларда мөселман хәйрия эше эзлекле бармаган. Шуңа күрә XVIII гасыр ахырына кадәр гыйбадәтханәләр матди яктан аз тәэмин ителгән. Бары тик Екатерина II үзгәртеп корулары гына бу мәсьәләгә тотрыклылык керткән. Бай татар эшмәкәрләре гыйбадәтханәләрнең ихтыяҗларын үз өстенә алган. Моның ачык мисалы Апанаевлар тарафыннан 2 мәхәлләдә төзелгән мәдрәсә. 1927-1991 еллар арасында дәүләт тарафыннан теләсә кайсы вакыфның рәсми эшчәнлеге тыела”, - дип аңлатты Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзерәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында вакыф берничә бинаны мөселманнарга кайтарган. “Безнең беренче адымнарыбыз булды. Хәзер без ел саен бер-ике генә түгел, ә берничә объектны кайтару турында сүз алып барабыз. Шуңа ачык мисал былтыр гына торгызылган Галиев мәчетебез”, - дип башлады чыгышын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Аның әйтүенчә, төп максат - күчемсез милекнең чит кулларга тапшырылмавына гарантия булу. Мәсәлән, элек һәр мәчеттә - Печән базары, Галеев мәчете янында аерым биналар кибет буларак яисә башка максатларга хемәт иткән. Керемнән имамнарга хезмәт хакы бирелгән, балалар йортлары, мәдрәсәләр, мәчетләр тотылган.

“Иң мөһиме без бу тема турында сөйләшә башладык. Юлга чыкмаган кеше аны үтә алмаячак. Башка регионнар белән чагыштырганда бездә бу эш активрак бара. Россиядә вакыф әле башлангыч чорында гына. Әмма безнең үз тәҗрибәбез дә бар. XXI гасыр Апанаевлары үз чиратын гына көтә дип уйлыйбыз. Төркиядә хәзерге көндә мондый мисаллар шактый. Мәсәлән, кешенең балалары юк һәм ул йортын вакыф итеп, мәдрәсә фондына бирә һәм фонд аны арендага биреп, мәдрәсәне матди тәэмин итә. Аларда вакыфны төптән аңлау бар. Безнең дә мондый тәҗрибә юк түгел һәм без үз юлыбызга кайтырбыз дип ышанам”, - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Соңгы елларда ислам дөньясында вакыфның үсешенә зур игътибар бирелә башлады. Без мәсьәләгә фәнни якын килеп оештырылган мондый чараларга бик рәхмәтле. Ислам үсеш банкы менә инде 40 ел вакыф институтларына булышлык күрсәтә, әмма аларың хәзерге көнкүрешенә кермәгән проблемалар әле шактый. Бу конференциядә искә алынган мәсьәләләр бик зур әһәмияткә ия һәм аларны тикшерү Татарстанда вакыф институты үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Ислам үсеш банкы, үз чиратында, Россиядәге һәм аннан читтә булган барлык мөселман җәмгыятьләренә ярдәм күрсәтергә әзер", - дип белдерде Ислам үсеш банкы вәкиле Абделлах Аль-Фак Аль-Мак.

Вакыф - дәүләт яки аерым кешеләр тарафыннан хәйрия максатларында тапшырылган милек. Ул күчемсез милек тә, табыш китерерлек башка кыйммәтләр - әйтик, акча да булырга мөмкин. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев