Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Россия тарихы фоторәсемнәрдә. 1918-1940 еллар" күргәзмәсе ачылачак

13 нче октябрьдә Казанның Заманча сәнгать галереясендә “Россия тарихы фоторәсемнәрдә. 1918-1940 еллар” күргәзмәсе ачыла. Казан халкы һәм кунаклары 93 фоторәсем күрә алачак.

Экспозициядә ХХ гасырның беренче яртысындагы фоторәсем осталарының эшләре тәкъдим ителгән, алар арасында Александр Родченко, Аркадий Шайхет, Борис Игнатович, Иван Шагин, Владислав Микоша, Михаил Прехнер, Георгий Зельма бар.

Күргәзмә 4 ноябрьгә кадәр эшли, дип хәбәр ителә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев