Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Россия галимнәре тормышны тәэмин итү системаларын үстерү турында фикер алышачак

10 ноябрьдә Казанда "Замана куйган таләпләр һәм янаулар шартларында тормышны тәэмин итү системаларын үстерүнең инновацион юллары" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Оештыру комитетының рәисе – Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Конференциянең максаты – комплекслы радиацион, химик һәм биологик саклауга юнәлдерелгән фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үстерү мөмкинлекләрен ачыклау, шулай ук андый эшләнмәләрне производствога күчерү нияте белән лаборатория-сынау процессына инновацияләр кертү.

Конференциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко килүе көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев