Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда робот техникасын өйрәнү буенча яңа "КибернетикУМ" станциясе ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан Арена” стадионындагы “Зарница” балалар фән-күңел ачу үзәгендә булды, анда робот техникасын өйрәнү буенча яңа “КибернетикУМ” станциясе ачылды. Республика Президентының матбугат хезмәте шул хакта белдерә. Татарстан лидерын анда республика Премьер-министры урынбасарлары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук “Зарница” җитештерү берләшәмәсе генераль директоры Артур Абдулҗанов озата йөрде. “КибернетикУМ” - балалар робот техникасын, радиоэлектроника, 3D-дизайн һәм программалаштыруны өйрәнсен өчен юнәлеш бирә торган һәм төрдәше булмаган мәгариф мәйданчыгы. Рөстәм Миңнеханов аның мөмкинлекләрен карап йөргәндә сөйләүләренчә, бирегә килүчеләр өчен TETRIX, Lego конструкторларын, “Зарница” җитештерү берләшмәсе эшләп чыгарган җиһазлар файдаланып эшли торган махсус методикалары бар. “КибернетикУМ” станциясендә 7 төрле белем бирү курсы оештырылган: космик модельләштерү, сәнәгый робот техникасы, гомуми электроника, белем бирү робот техникасы, радиоэлектроника лабораториясе, 3D-модельләштерү класслары һәм 5-8 яшьлекләргә конструкцияләү класслары. “КибернетикУМ” җитәкчесе сүзләренчә, яшь техниклар белән тәҗрибәле укытучылар шөгыльләнәчәк. Укыту методикасы исә Иннополис университеты белгечләре белән берлектә әзерләнгән. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр балалар станциясенең уку аудиторияләрендә булды, лабораторияләр һәм остаханәләр эше белән танышты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев