Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Рәшит Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале Гала-концерты узачак

28 ноябрьдә Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестивале Гала-концерты узачак. Рәшит Ваһапов исемендәге фондның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концерт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында булачак.
Быелгы музыкаль программа фестивальнең продюсеры Рифат Фәттаховның 50 яшьлек юбилеена багышлана. Концертта танылган җырчылар да, яшь башкаручылар да чыгыш ясаячак. Афишада Айдар Гайнуллин, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Зөһрә Сәхәбиева, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Рәшит Сабиров, Сиринә Зайнетдинова, Гөлназ Асаева, Гөлсирень Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов һәм башка исемнәр бар.
Бәйрәмнең махсус кунагы – дөньяның опера сәхнәсе йолдызы, СССР ның халык артисты Зураб Соткилава. Җанлы музыка гына яңгыраячак концертта Татарстанның “Яңа музыка” оркестры һәм “Мирас” ансамбле катнашачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев