Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Р.Яхин исемендәге музыка фестивале Гала-концерты узачак

Бүген Казанда Рөстәм Яхин исемендәге II классик музыка фестивале тәмамлана. Композиторның тууына 95ел тулуга багышланган әлеге чара Татар дәүләт филармониясендә үтә. Гала-концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Рэм Урасин, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Екатерина Воронцова һәм башка җырчылар катнаша, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

"Татар-информ" Р.Яхин исемендәге музыка фестивале Гала-концертын онлайн режимда күрсәтәчәк. Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/9/

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев