Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Муса Җәлил исемендәге премияне тапшыру советының беренче киңәшмәсе узды

7 февральдә Казанда сәләтле hәм талантлы яшьләргә бирелә торган республиканың Муса Җәлил исемендәге  премиясен тапшыру советының беренче киңәшмәсе узды. 2016 елда 10 номинация буенча 59 конкурс эше тапшырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Сәләтле яшьләр мәгариф, җәмәгать эшчәнлеге, рәсем сәнгате, театр, башкару hәм музыка сәнгате, әдәбият, хореография, фән hәм эшмәкәрлек өлкәләрендә көч сынашачак. Комиссиянең эшенә бу елның 14 февралендә йомгак ясалачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев