Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасында "Минем шәҗәрәм" генеалогия проектлары бәйгесе башланды

Бүген Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проекты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогия проектлары бәйгесе старт алды, дип хәбәр итә «Татармультфильм» берләшмәсенең матбугат хезмәте. Бәйге Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән «Татармультфильм» берләшмәсенең уртак идеясе. Анда республиканың мәктәпләрнедә укучы башлангыч класс укучылары катнаша ала. Мәктәп укучыларының әзер проектлары һәм иҗади эшләрен 2017 елның 8 гыйнварына кадәр кабул ителә. Эшләрне архив хезмәткәрләре һәм Татар Балалар нәшрияте редакторлары кергән бәйсез жюри караячак. Конкурс эшләренең төп критерийлары – шәҗәрәнең дөреслеккә туры килүе һәм гамәли материалларның теркәлгән булуы. Тикшеренү эшләренә өстәп рефератлар, альбомнар, елъязмалар, презентацияләр һәм видеофильмнар кабул ителә. «Минем шәҗәрә» бәйгесенә 2017 елның 16 гыйнварында йомгак ясала. Җиңүчеләр диплом белән бүләкләнү өстенә Татарстан Республикасы дәүләт архивына экскурсиягә килү уникаль мөмкинлегенә дә ия булачак. Бәйге турында тулырак мәгълүмат «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проектының рәсми сайтында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев