Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Кышкы китап фестивале ачыла (афиша)

Казанда Кышкы китап фестивале ачыла, дип хәбәр итә «Смена» заман мәдәнияте үзәге матбугат хезмәте. Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында фестивальнең параллель программалары – лекцияләр, экскурсияләр һәм фортеиано концерты да үтә. 10 декабрьдә Казан федераль университетында ике чара - 13 сәгать 30 минутта Илья Утехин «Визуальная антропология» лекциясе, 14 сәгать 30 минутта Артемий Магунның «Некоторые аспекты диалектической философии в работах Бориса Поршнева» лекциясе каралган. 19:00 сәгатьтә Казан Ратушасында Владимир Мартыновның «Gradus ad Parnassum» («Парнаска юл») исемле фортепиано концерты башланып китә. Концертка керү бушлай. 11 декабрьдә 14 сәгатьтә Г.Камал театры янында экскурсовод, тәрҗемәче Илнур Низамиевның “Татар мәгърифәте тарихы” исемле экскурсиясе башлана. Театр тирәсендәге урамнар аша үтә торган экскурсия нәширләр, меценатлар, драматурглар, мөгаллимнәр турында мәгълүмат бирәчәк, үткән гасыр башындагы китап бастыру эше һәм публицистика, Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова һәм Бакый Урманчелар белем алган уку йортлары турында сөйләячәк. Экскурсия марштурты ике музей – Шиһабетдин Мәрҗани музей-йорты һәм Каюм Насыйри музее аша уза. Ул ике сәгатькә исәпләнгән. Фестивальнең икенче көнендә Профсоюз урасының 22 нче йорт адресы буенча урнашкан «Сирия» кафесында шәрыкъ белгече Евгения Хәмидовның «Сез белмәгән Сирия» дип аталган лекциясе көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев