Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда КВН Татар лигасының чирек финалы узачак

9 декабрьдә Казанда КВН Татар лигасының чирек финалы узачак. Татар телендәге юмористик ярышта Татарстан, Башкортстан һәм Мәскәүдән барлыгы 15 команда катнашачак. Бу хакта Татарстанның КВН клубы рәсми сайты хәбәр итә.

“Ак Барс” яшьләр үзәгендә үтәчәк уен кысаларында бөтен командаларга өч конкурста – сәламләү, визитка һәм “биатлон”да көч сынашырга туры киләчәк.

Жюрида татар блогеры Ринат Галиәхмәтов, Татар лигасына нигез салган Фәридә Таштабанова, җырчы Илназ Сафиуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыров, Татар лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев һәм Татарстанның КВН клубы директоры Илдар Фәттахов утырыр дип көтелә.

Чирек финалда катнашучылар арасында - “Agroboys”, “Әкәмәт” (Казан дәүләт аграр университеты), “Арыш мае” (КИУ), “ББК” (Чаллы), “Биш бармак” (Мамадыш), “Казан Арты” (Арча), “КыZZZлар” (Казан сәүдә-икътисад техникумы), “Мощно” (Түбән Кама), “Пилигримм” (Алексеевск), “Понаехали” (Мәскәү), “Татар team” (КФУ), “Театраль” (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты), “Төньяк амурзары” (Башкортстан), “Чүпрә” (Буа), “ӘДМХИ” (Әлмәт) командалары бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев