Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда көзге уңыш фестивале узачак

Якшәмбе, 25 сентябрьдә Казанда Кремль яр буенда көзге уңыш фестивале узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Республика фермемарлары сәүдә мәйданнарында яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт ризыклары, бал һәм башка азык-төлек тәкъдим итәчәкләр. Азык-төлекне кабып карап тәмен белергә мөмкин булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Ярминкә кунакларын киң күңел ачу программалары – балалар өчен мастер-класслар, аниматорлар һәм аквагрим, призлы конкурслар, селфи ясар өчен тематик фотозона һәм музыкаль чыгышлар көтә.

Бәйрәм чарасы сәгать 12дә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев