Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Казанның югалган күлләре" дип исемләнгән экскурсия узды (фото)

25 декабрь көнне башкалада “Казанның югалган күлләре” дип исемләнгән экскурсия узды. Эскурсиядә тарихчы Марк Шишкин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Казанның юкка чыккан күлләренең тарихы турында сөйләде. Бу чара Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырган JADIDFEST фестивале кысаларында үтте. “Казанда булган барлык күлләрнең язмышларын бер әйбер берләштерә. Күлләр биредә электән булган, кешеләр алардан файдаланган. Тора-бара шәһәр үскән, киңәйгән. Кешеләр шушы сулыкларга шакшы су түгә, аны пычрата башлаган. Шул сәбәпле, күлләр яраксыз хәлгә килгән, сасыган һәм кешеләр аларны күмәргә мәҗбүр булган,” – диде Марк Шишкин. “Кабан күле системасы” Тарихчы Казанның үзенчәлеге анда һәрвакыт суның күп булуында дип саный. Хәзергә кадәр шәһәрдә Идел, Казансу, Болак елгасы, Кабан күле, Казанның барлык районнарында диярлек күлләр бар, ди ул. Аның әйтүенчә, XIX гасырга караган истәлекләрдә дә яңгырдан соң Казанның диңгезгә охшаган булуы турында язмалар бар. Ни өчен Казан нәкъ шушы урында барлыкка килгән соң? Иң беренче чиратта, су – ул тормыш чыганагы. Икенчедән, су дошманнардан саклану өчен дә яхшы чара була. Казан Урта гасырлар башында ук барлыкка килсә дә, Урта Идел буеның сәяси үзәге ролен XIV гасырның икенче яртысында уйный башлый. Бу Бөек Болгарның ташландык хәлгә килүе белән бәйле. “Казанны ике өлешкә бүлә торган елга – ул Казансу. Без хәзер басып торган Казанның үзәге ханнар чорында шәһәрнең чите булган”, - ди Марк Шишкин. Элек Рыбноряд мәйданы һәм Болак аккан урын арасында Гузеев күле урнашкан булган. Ул Кабан сулыклары системасы белән бәйләнгән. Элек хәзерге Пушкин урамы тирән сөзәк чорыкны хәтерләткән. Шушы чокыр төбеннән инеш аккан һәм Гузеев күленә, шуннан әкренләп Болакка кушылган. Суы пычрангач, бу күлне XVIII гасырда ук күмгәннәр, ләкин вакыт белән ул сазлыкка әйләнгән. Рябноряд мәйданы булган урын шәһәрнең иң пычрак урыннарының берсе булган. Монда балык тутырылган мичкәләрдән, олаучылар үзәгендәге атлардан сасы ис чыккан. Истәлекләрдә сакланган язмаларда бу сазлыктан чыга алмый үлгән атлар турында да мәгълүмат бар. Шуңа күрә 1829 елда монда беренче тапкыр чуерташтан мәйдан ясыйлар. Шәһәр халкы бу вакыйганы бик сөенеп кабул итә. Соңрак Рыбноряд мәйданы Совет чорында Кооператив мәйдан дип үзгәртелә. Трамвай юллары салына, ә мәйданга Куйбышев исеме кушалар. Хәзер бу Габдулла Тукай мәйданы. “Печән күле Париж комуннасы тирәсендә булган” Рыбноряд мәйданында Казанның рус халкына караган сату-алу урыны булган, ә Казанның татар ягында Печән мәйданы шул вазифаны башкарган. “Париж коммунасы ягында һәрберебезнең дә өч ир-ат җир шарын тотып торган сынны күргәне бардыр. Нәкъ шул урында Печән күле булган. Аның 1774 елда Казан Пугачев тарафыннан алынганга кадәр булуы турында билгеле”, - ди Марк Шишкин. 10-15 ел саен Казан зур янгыннар кичергән. Ләкин Пугачев явыннан соң 1774 елда шәһәрдә чыккан янгын китергән зыяны буенча Мәскәүнең 1812 елгы янгынына тигез булган. “Иске шәһәр яна, аны яңача төзи башлыйлар. Нәкъ шул вакытта күп кенә күлләр юкка чыга да. Ни өчен Печән күле бетерелгән соң? Шәһәр үсә башлагач, анда Печән, Ит базарлары барлыкка килә. Кешеләр пычрак суны шунда түгә башлый. XIX гасырда яшәгән галим Яковкин әйтүенчә, бу күлдә элек чуртаннан башка барлык балыклар да булган. Ләкин ул яшәгән вакытка аннан алынган су белән идәнне дә юа алмаганнар. Ул сазлыкка әйләнә, начар ис чыгара һәм тиздән аннан берни дә калмый”, - диде Марк Шишкин. “Театраль күл кая булган?” Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты элекке Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең татар өлкә комитеты бинасы урынында төзелгән. Нәкъ шунда сулык булган. Аны Театраль күл яисә Бассейн күле дип атаганнар. Шуңа карап урамга да Бассейн урамы дип исем кушканнар. 1879 елда Театраль бакчаны матурлау вакытында күлне күмәләр. “Черек күл системасы. Ак күл” Хәзерге Ленин бакчасыннан Казансуга кадәр җир тирән сөзәк чокыр рәвешендә була һәм аны су белән 4 күл тәэмин итеп тора. Алар – Ак күл, Черек күл, Мунча күле, Шакшы (рус. Поганое) күл. “Алар шарлавык рәвешендә урнашкан була, ягъни берсе икенчесеннән биегрәк урында урнаша. Алар арасында иң чистасы булып, хәзерге Ленин бакчасы урынында булган Ак күл санала. Аска төшкән саен күлләрдә су пычраграк була барган. Иң астагы Шакшы күлдән суны иң мохтаҗ вакытта да эчү өчен файдаланмаганнар”, - диде Марк Шишкин. Ханнар заманында Ак күл (Чиста күл дигән атамасы да бар) төп чиста су чыганагы була. Ләкин Казан камалган вакытта андагы суны кулланырга мөмкин булмаган. “Шәһәрнең бу урыннарын Явыз Иван гаскәре утка тоткан. Шул сәбәпле казанлылар Кремль янындагы сыйфаты начаррак булган чишмәдән су алырга мәҗбүр була. 5 сентябрь көнне аны да шартлаталар”, - диде Марк Шишкин. XIX гасырда монда Тимерче мәйданы оештырыла. Шәһәрдәге бөтен тимерче алачыклары шушында урнаша. Шул сәбәпле Ак күлнең башка күлләр белән бәйләнеше системасы юкка чыга. Ак күл тора-бара сазлыкка әйләнә. Бу урын Казанның иң пычрак җирләренең берсе булып таныла. 1842 елда зур янгын вакытында Казан яңадан яна. Ул Проломная урамында чыга һәм бөтен шәһәргә тарала. Шушы янгыннан соң Тимерче мәйданын яңадан торгызмаска дигән фикергә киләләр. Монда Николев мәйданы ясыйлар. “Күргәнегезчә, бөтен күлләр дә бер система буенча башта пычранган, аннары сасы сулы булу сәбәпле күмелгән. Кешеләр су җитмәүне аны Кабан күленнән алып тутырырга тырышкан. Шәһәр үскән саен ул да пычрана башлаган. Шулай ук шәһәрдә коелар да ясап караганнар. Аларның саны 500 артык була. Янгыннардан соң алар да томаланган, урамга пычрак су түгелгән. Чиста суга ихтыяҗ һаман да канәгатьләндерелмәгән", - диде Марк Шишкин. Су торбалары аркылы артезиан чыганакларыннан су китерү турында фикер бик иртә туа. 1831 елда ук Казанда Тимерче мәйданында беренче артезиан скважинасын казый башлыйлар. Ул вакыт өчен бу эш бик әкрен бара. Ике сважина ясау өчен 10 ел кирәк була. Ләкин барыбер эчәргә яраклы су табылмый. 1852 елда Боратынский Өске Кабан суыннан торба үткәреп, шәһәрне су белән тәэмин итү турында карар чыгара. Бу мәсьәләне хәл итү өчен комиссия җыела, тагын 10 ел үтә, ләкин комиссия әгъзалары билгеле бер фикергә килә алмый.  Казанга Мәскәүдән килгән бай эшмәкәр Петр Губонин суны Киндери, Белянкин чишмәләре ягыннан алырга тәкъдим ясап карый. Шулай итеп 4 артезиан скважинасы казыла. 1874 елда бу скважиналар шәһәрне су белән тәэмин итә башлый. “Черек күл” Черек күл системасында иң зур күл – Черек күл үзе була. Аны Өске Шакшы күл дип тә атыйлар. Черек күл мәйданы 9 гектарга сузыла. Чиста су чыганагы булып ул XVIII гасырга кадәр санала. Шәһәр үсә, су пычрана башлый. Тимерче мәйданы төзелгәч, Черек күлнең башка күлләр белән бәйләнеше өзелә. 1863 елда аның бер өлешен күмәргә кирәк дигән фикергә киләләр. Бу эш 1888-1892 елларда аралыгында башкарыла. Элекке күл урынында Черек күл бакчасы ясыйлар. “Черек күлнең язмышы якын-тирә җирләр белән нык бәйләнгән. Без барыбыз да Казанның үзәгендә Александр пассажы исемле бинаны беләбез. Ул 1887 елда Александров исемле сәүдәгәр тарафыннан төзелә. Ләкин 7 ел да үтми, аның диварлары чатный башлый. "1892 елда Черек күл тулысы белән күмелә. Аны тукландырып торган сулар беркая да китми. Алар тарала башлый. 1977 елда пассажның Черек күл павильоны ишелә. Шуннан бирле бу бина беркемгә дә кирәкми тик тора”, - диде Марк Шишкин. Ленин бакчасында шәхес культы корбаннарына һәйкәл куелган. Биредә утызынчы елларда СССР Эчке эшләр халык комиссариатының (рус. НКВД) үзәге урнашкан була. Монда сәяси репрессия тоткыннарын китергәннәр. Япеев, Покров урамнары ягында Черек күл белән бәйләнгән Ключевое исемле күл була. Эле аның суын икмәк пешерү өчен файдаланганнар. 1774 елда ул да күмелә. “Мунча күле” Мунча күле үзе янында Казан ханлыгы вакытыннан ук мунчалар торуы белән билгеле. 1842 елдагы янгыннан соң Казанны торгызу эшләрен Казанның хәрби губернаторы Сергей Шипов җитәкли. Аның карары белән Мунча күле 1844 елда күмелә һәм аның урынында Мунча күле бакчасы булдырыла. 1861 елның 11 июлендә көтелмәгән вакыйга була. Иртәнге биштә шушы бакча урынында җир убыла. Бу сфера рәвешендәге убылу Ложкин гарипләр йортыннан Беренче Казан гимназиясенә кадәр дәвам итә. Бу вакыйганы шулай ук күлнең күмелүе белән бәйләп аңлаталар. 1890 елда Мунча күле бакчасы урында Никитин туганнарының шәһәр циркы булдырыла. Аларның циркында булган филләрне шушы Черек күл бакчасында йөртергә алып чыгулары фоторәсемнәрдә үк сакланып калган. 1927 елда цирк бинасын яңадан агачтан төзиләр. Совет чорында ул дәүләт карамагына күчерелә. Яңа агач бинаны республиканың 8 еллыгына багышлыйлар. 1961 елга бина яраксыз хәлгә килә һәм озак та үтми яна. 1967 елда хәзерге цирк бинасы төзелә. “Шакшы (рус. Поганое) күл ” Черек күл су системасы Түбән Шакшы күл белән тәмамланган. Ул хәзерге Игенчеләр сарае урынында булган. Аннан чыккан сасы ис элек-электән булу сәбәпле, аны күмү эшләре XIX гасырда ук башлана. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, 1958 елда бу күл тулысы белән юкка чыга. Шул ук вакытта юкка чыккан икенче бер сулык - ул Казан Кремленең Тайниц манарасыннан чыккан чишмә. Идел белән бәйле тагын берничә сулык булган. Хан заманында Казан ханнарының шәхси җирләрендәге Пашта болынында (хәзерге Тимер юл вокзалы урыны) Патша күле булган. Шулай ук Казансуга койган Эчке Казан елгасы хәзерге Киров дамбасы районыннан Яңа татар бистәсенә кадәр сузылган. Хәзер аларның берсе дә юк. “Болак елгасы” Тарихчылар Болакны кайчандыр күл генә булган дип уйлый. Казанны ныгыта башлагач, аны Казансу һәм Кабан күле белән кушып озынайтканнар. XIX гасырда Болакны тәртипкә китерә башлагач, аның төбе зур имән бүрәнәләр белән җәелгән булуы ачыклана. Бу бүрәнәләр якынча Казан ханлыгы вакытына карый. Болакның Казансуга аккан өлешен дошманнардан ябу өчен Явыз Иван гаскәре килер алдыннан аны махсус бөягәннәр дип саныйлар. “Совет чорында аны янә Казансу белән кушып карыйлар, әмма ул тагын бөялә. Кабан һәм Болак суы Казансу белән кушыла алмый. Болакны 1898 елда берничә артезиан скважинасы ясап сафландырырга уйлыйлар. Ләкин берни дә барып чыкмый. Ул торба аша Кабан белән генә тоташкан булып кала", - диде экскурсиянең югалган сулыклар белән бәйле өлешен тәмамлап Марк Шишкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев