Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Казан сөлгесе" халык җыр-бию сәнгате фестивале узачак

Казанда 28-30 августта «Казан сөлгесе» II халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы уздырыла. Ул гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге тарафыннан —  Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә туры китерелеп үткәрелә. Бәйгегә 7 яшьтән алып балалар һәм олылар катнаша ала. Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев