Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Казан сөлгесе" халык җыр-бию сәнгате фестивале уза

28-30 август көннәрендә Казандагы "Сәйдәш" мәдәни үзәге сәхнәсендә II Халыкара "Казан сөлгесе" халык җыр-бию сәнгате фестивале уза. Фестиваль-конкурсны республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты мәдәният идарәсе ярдәме белән Сәйдәш" мәдәният үзәге уздыра. Фестивальнең исеме "Казан сөлгесе" дигән борынгы татар халык җырыннан алынган. Бүгенгә, анда катнашу өчен, 100дән артык гариза кабул ителгән. Катнашучыларның яше 6дан 80 яшькә кадәр, дип белдерә оештыручылар. Бәйгедә катнашучылар арасында Казан, Татарстан Республикасы, Свердловск, Киров, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Башкортстан Республикасы, Удмуртия, Чечен Республикасы, шулай ук Казахстан, Төрекмәнстан, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре бар. 29 август көнне 15.00 сәгатьтә "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә конкурста катнашучылар өчен мастер-класс һәм "түгәрәк өстәл" уздырылачак, ә 16.00 сәгатькә гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү билгеләнгән. Керү ирекле. 30 августта - Шәһәр һәм Республика көнендә - Каюм Насыйри урамы, Иске Татар бистәсендә 16.00 -18.00 сәгатьләрдә бәйге лауреатларының бәйрәм концерты булачак. Фестиваль президенты һәм идея авторы – Россиянең халык артисты, профессор Лима Кустабаева.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев