Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан мәчетләре буенча экскурсия оештырыла

19 февраль көнне "Казань глазами инженера" проекты кысаларында "Казан мәчетләре" буенча экскурсия уза. Ул сәгать 12дә Мәрҗәни мәчетеннән (Каюма Насыйри ур.) башлана дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы контакт социаль челтәрендәге битендә. Экскурсия  2,5 сәгать дәвам итәчәк. Элек бөтен Казан мәчетләре рус архитекторлары тарафыннан эшләнелгән. Ул һич тә традицион көнбатыш стиленә охшамаган. Бу мәчетләр - татар мигъмариятенең бердәнбер хәзерге вакытка кадәр сакланган монументаль һәйкәлләре. Аларда ничек төрле чор билгеләре бергә хикмәти рәвештә берләшкән? Алар ничек татар бистәләренең йөзен билгеләгәннәр? Экскурсиядә сүз шул турыда барачак. Билетлар: http://kzn.engineer-history.ru/mecheti/ Телефон (843) 212-13-15. Экскурсия автобуста уза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев