Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Казан китабы" фестивале узачак

Бүген, 18 октябрьдә, Казанда “Казан китабы” фестивале башланып китә. Бу хакта Казан шәһәр думасы аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестивальнең беренче көне Казан китапханәләр системасының үзәк китапханәсендә “Капка” (“Калитка”) әдәби кафесында яшь татар шагыйрьләре белән “Бүгенге татар шигърияте теле” темасына очрашудан башланып китә. Аннан әдәби басмалар һәм “Калитка” җыентыгы тәкъдим ителәчәк. Очрашу “Графит” әдәби альманахы мөхәррире Сергей Суминның серияле басамаларын тәкъдим итү белән төгәлләнә. “Казан китабы” фестивале 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 24 октябрьдә Юлия Виватның “Мяука” повесте буенча театраль тамаша күрсәтелә, 2 ноябрьдә Г. Камал театрыннан Нияз Игъламов 1917 — 1967 еллар әдәбияты ретро-презентациясен тәкъдим итә. 8 ноябрьдә Владимир Курашов “Старая Казань в творчестве поэтов и художников” китабы белән таныштыра, ә 10 ноябрьдә Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Мәдинә Маликова белән иҗади очрашу көтә. Шулай ук “Казан китабы” фестивале программасы кысаларында рәссамнардан осталык дәресләре дә алып булачак.  
Татар информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев