Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Казан каймасы"ның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узачак

Иртәгә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетында “Казан каймасы”ның 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үтә. Бу хакта архив дәүләт оешмасының мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Мәгълүмат өчен, Казан каймасы — Бөек Ватан сугышы вакытында Казан шәһәрен саклау максатыннан 1941 - 1942 елларда төзелгән сак чиге. Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла. Казан каймасының чикләре бүгенге Апас, Буа, Кайбыч, Спас һәм Тәтеш районнарыннан үтә. Конференция өчен дәүләт архивы фондларында сакланган документлардан күргәзмә әзерләнә. Программада – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы Айсылу Кәбирова, Апас районының төбәкне өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов, тарих укытучысы Геннадий Карабаев (Тәтеш), Кайбыч районының Бәрле башы урта мәктәбе директоры Сергей Лазарев, “Гасырлар авазы” фәнни-документаль журналы хезмәткәре Гөлназ Латыйпова һәм башкаларның чыгышы көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев