Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Казан федераль университеты туган көненә багышланган чаралар узачак

16-19 ноябрьдә Казан федераль университеты туган көненә багышланган чаралар узачак, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Казан университетына нигез салынуга 2016 елда 212 ел тула.

Шушы көннәрдә университетның туган көненә һәм Халыкара студентлар көненә багышлап, төрле тематик утырышлар һәм мәдәни чаралар планлаштырыла. Бәйрәм чаралары студентларның иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Координация советы утырышы белән башланып китәчәк. Тупланган тәҗрибәләре белән Россия югары уку йортлары студентларының үзидарә органнары "түгәрәк өстәл"дә уртаклашачак. Бәйрәм чаралары кысаларында шулай ук “Россия яшьләре өчен грант программалары” мастер-класслары, Казан һәм Татарстан яшьләренең иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар үткәреләчәк.

Мәдәни программага килгәндә, 16 ноябрьдә КФУ Актлар залында "La Primavera" камера оркестры концерт куячак. 18 ноябрьдә КФУ тарихы музееның Актлар залында “Йөрәктән йөрәккә” бәйрәм концертында Казан университеты һәм Уральск федераль университеты хоры чыгыш ясаячак. Шулай ук 18 ноябрьдә “УНИКС” концертлар залында Казан университеты ректоры Илшат Гафуров һәм мәртәбәле кунаклар, Казан һәм Россия югары уку йортлары иҗат коллективлары катнашында зур тантана булачак. 19 ноябрьдән университетның туган көне уңаеннан “КФУ. Киләчәк тарихы” темасына Казан федераль университетында бушлай экскурсияләр башланып китәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев