Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Kazan Classic Fest" Халыкара музыка фестивале уза

19-29 июнь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тәүге тапкыр "Kazan Classic Fest" Халыкара музыка фестивале узачак. Фестивальне үткәрү турындагы карар Казанда зур күләмле спорт вакыйгасы уздыруга бәйле рәвештә кабул ителгән. Татар опера һәм балет театры спектакльләрен казанлылар гына түгел, Татарстан башкаласы кунаклары да күрә алачак. Фестиваль афишасына театрның соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләре – “Аида” (19 июнь), “Трубадур” (23 июнь), “Евгений Онегин” (19 июнь) опералары һәм классик балет шедеврлары - "Аккош күле" (21 июнь), "Дон Кихот" (25 июня) кергән. Шулай ук мәдәни чара кысаларында Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академик халык биюләре ансамбле концертлары узачак (26, 27 июнь). Фестивальдә Россия, Италия, Австрия, Германия, Украинадан чакырылган 15 солист һәм дирижер, шулай ук М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры солистлары, артистлары, хор һәм балеты катнашачак. Чакырылган кунаклар арасында Анна Принцева (Австрия), Эвез Абдулла (Германия), Оксана Крамарева, Сергей Ковнир (Т.Шевченко исемендәге Украина милли операсы), Агунда Кулаева, Игорь Головатенко (Россия Зур театры), Алексей Татаринцев (Е.В.Колобов исемендәге  Мәскәү Яңа Опера театры), Әхмәт Агади, Екатерина Гончарова, Екатерина Сергеева, Лариса Шевченко (Мария театры) бар. Дирижерлар -  Ренат Салаватов (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры; Мария театры), Стефано Романи (Италия), Василий Валитов (Е.В.Колобов исемендәге  Мәскәү Яңа Опера театры). Спектакль алдыннан тамашачыларга сәламләү сүзе белән Татарстан халык артисты Эдуард Трескин (Мәскәү) чыгыш ясаячак.  
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев