Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Йөрәкле шәһәр" исемле гаилә фестивале узды (ФОТО)

Горки-Әмәт урманы паркында «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» исемле гаилә фестивале узды. Бу хакта Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Чараны Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте һәм “Зәкят” хәйрия фонды оештырды. Фестивальдә фонд карамагындагы гаиләләр һәм барлык теләүчеләр катнаша алды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кунак булып кына калмыйча, чарада актив катнаштылар. Фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырылды. Бәйрәм инвалид балалы гаиләләрдә мөнәсәбәтләрне җайлауга, аңлашуга ярдәм итәр, дигән нияттә барды. Чараның программасы шактый күңелле һәм бай булды. Балаларның иҗади талантларын үстерү буенча мастер-класслар узды, аквагрим, сабын куыгы шоуын алар бик яратты. Шулай ук тамашачы игътибарына "Э-моция" иҗади студиясе «Сердца города» спектаклен тәкъдим итте.  
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев