Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Истанбулда оешкан төрек джаз төркеменең концерты узачак

Казанда “Каан Мете Трио” төрек джаз төркеменең концерты булачак. Юныс Әмрә институты ярдәме белән  оештырылган концерт “Ак Барс” яшьләр үзәгендә 13 апрель көнне үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркиянең Казандагы Баш Консуллыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Музыкаль төркемне оештыручы һәм рухи идея авторы Али Каан Мете. “Каан Мете Трио” төркеме Истанбул каласында 1998 елда оешкан. Музыкаль композицияләрне башкару өчен музыкантлар акустик гитара, электро гитара һәм  контрабас уен кораллары куллана. Төрек  музыкантлары Төркия республикасының төрле фестивальләрендә, шулай ук, чит илләрдә дә чыгыш ясый. Мәсәлән, 2009 елда  «Каан Мете Трио» Франциядә берничә концертын оештырды. Казанда үтәчәк концертка килергә теләүчеләр Төркия Баш Консуллыгының рәсми адресына (consulate.kazan@mfa.gov.tr) мөрәҗәгать җибәрүләре сорала. Концертка билетлар бушлай бирелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев