Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда II "Россия төбәкләренең интеллектуаль милке һәм икътисады" халыкара форумы үткәреләчәк

Казанда 8-10 февральдә II «Россия төбәкләренең интеллектуаль милке һәм икътисады» халыкара форумы (IP&ERR’2017) узачак. Форум Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендәге предприятие һәм оешмаларның фәнни-техник эшчәнлекләрен коммерцияләү, идарә итү, яклау һәм саклау мәсьәләләрен өйрәнү максатыннан үткәрелә. Форум кысаларында Технологияләргә һәм инновацияләргә ярдәм итү үзәгенең V съезды булачак. Съезд интеллектуаль милек өлкәсендә эшләүче Россия Федерациясе белгечләренең белем дәрәҗәсен күтәреп, коммерцияле технологияләрне үстерүдә патент мәгълүматын кулланып нәтиҗәлелекне арттыру максатыннан оештырыла. Технологияләргә һәм инновацияләргә ярдәм үзәгенең Татарстан төбәк челтәре Россия Федерациясендә эре үзәкләрдән санала һәм ул 22 оешманы берләштерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев