Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда II Халыкара "Шомбай-fest-2016" курчак театрлары фестивале узачак

26-30 сентябрь көннәрендә Казанда II Халыкара “Шомбай-fest-2016” курчак театрлары фестивале үтә. Чара Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында оештырыла.

“Шомбай-fest-2016” кысаларында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрелә, Брест, Витебски (Беларусия Республикасы), Ашхабад (Төрекмәнстан Республикасы), Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләрдәге курчак театрлары спектакльләр куячак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев