Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш" дип исемләнгән конференция ачыла

Иртәгә, ягъни 7 декабрь көнне Казандагы “Корстон” сәүдә күңел ачу комплексында II “Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геосәяси нәтиҗәләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларын җимерүнең геосәяси нәтиҗәләре темасына багышланачак. Анда Россиянең Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыруга бәйле тышкы сәяси эшчәнлегенең үсеше һәм шуның нәтиҗәсендә килеп туган үзгәрешләр хакында фикер алышу планлаштырыла.

Чарада Казан, Мәскәү, Махачкала, Пятигорск, Севастополь, Комсомольск-на Амуре һ.б. шәһәрләрдән мөселман дөньясында таныш булган шәхесләр катнашуы көтелә. Моннан тыш, Сүрия Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле һәм гадәттән тыш Илчесе Рияд Хаддад та конференциягә чакырулы.

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган чараның максаты — хәзерге вакытта Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәкләрендә булган вакыйгаларга детальле анализ ясау, әлеге территорияләрдә террорлык төркемнәрен юк иткән очракта ниләр булачагына фәнни фаразлама, фикер алышу.

Конференция азагында резолюция кабул ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев