Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак

7 декабрьдә Казанда “Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Аны Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештыра.

Конференция темасы – Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларны җимерүнең геополитик нәтиҗәләре.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, төрле илләрдәге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле үзгәрешләр, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу була. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев