Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда һөнәри белем бирү оешмаларының I Бөтенроссия студентлар форумы ачылды

Бүген Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының I Бөтенроссия студентлар форумы тантаналы төстә ачылды. Чарага 20 төбәктән 500 дән артык студент җыелды. Оештыручылар форум студентлар берләшмәләре эшчәнлегенең бердәм стратегиясен формалаштыру һәм яшь буынның үсеше өчен этәргеч булыр дип өметләнә.

"Без Россия яшьләр берлегенең һөнәри белем бирү оешмаларының I Бөтенроссия студентлар форумын үткәрү өчен Казан мәйданчыгын сайлауларына шатбыз. Бүген югары мәктәп студентлары өчен тормышка ашырыла торган проектларыбыз бик күп. Әмма студентлар өчен мондый форум беренче тапкыр үткәрелә", - дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима.

Аның сүзләренчә, Татарстан өчен бүгенге чара стратегик мәгънәгә ия, чөнки республиканың һөнәри белем бирү оешмалары белән үз эш тәҗрибәсен Россиянең башка субъектларына презентацияләү мөмкинлеге бар.

Искәртеп үтик: һөнәри белем бирү оешмаларының I Бөтенроссия студентлар форумы Татарстан башкаласында 10-13 октябрьдә уза. Дүрт көн дәвамында студентлар лидерлары, студентлар идарәсе органнары җитәкчеләре һәм активистлары, шулай ук һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча белгечләре һәм мәгариф идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре махсус әзерлек узачак.

Форум кысаларында студентларга хокук буенча ничек беркетмә язу, беренче җыелышны үткәрү, команданы ничек оештыру турында сөйләячәкләр. Студентлар «Казанский открытый университет талантов 2.0» коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Айдар Акмалов, Татарстан Президентының Террорчылыкка каршы комиссия, Казан төбәкара экспертизалар үзәге һ.б. вәкилләре белән очрашачаклар. Семинарлар һәм лекцияләрдән тыш, студентлар "Инннополис" университетында, "Kazan Arena " стадионында һәм Татарстан башкаласы буйлап экскурсиядә булачак.

Форум нәтиҗәләре буенча һөнәри белем бирү оешмаларында студентлар үзидарәләрен һәм яшьләр проектлары белән идарә итүче белгечләр челтәрен үстерү өчен "юл карта"лары эшләнәчәк. Форумны оештыручылар белдергәнчә, бу чара студентлар берләшмәләре эшчәнлеген бердәм стратегиясен формалаштыруга этәргеч булачак, шулай ук иҗади профессиональ яшьләрне WorldSkills-2019 чемпионатына әзерләүнең бер этабы булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев