Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы" IV Яшьләр милләтара форумы узачак

Казанда 15-18 ноябрьдә “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” IV Яшьләр милләтара форумы узачак, дип хәбәр Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Быел бу форумда республикада иҗтимагый тормыш алып баручы иң актив 140 егет һәм кыз катнаша. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар. Форум милли тарих, мәдәният-сәнгать, традиция һәм гореф-гадәтләргә багышланып, үз эченә квест, спорт акцияләре, мастер-класслар кебек чараларны алачак.

Форумда катнашучылар 16 ноябрьдә Казан Кремле янында Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак. Шул ук көнне Халыклар дуслыгы йортында форумның пленар утырышы үтәчәк. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев