Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда халык биюләре буенча Россия Чемпионаты этабы ярышлары узачак

29 октябрь көнне "Әкият" балалар үзәгенең концертлар залында халык биюләре буенча Россия Чемпионаты кысаларында Ачык Кубок ярышлары уза, бу хакта әлеге оешманың матбугат хезмәте җиткерә. Кубокта Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән коллективлар катнаша: Балаково, Малмыж, Яңа Уренгой, Төмән, Новопокровский станицасы, Краснодар крае. Катнашучылар рус, татар, кырым татарлары, хөрәзем, карпат арты, белорус, үзбәк һәм индокытай биюләрен тәкъдим итәчәк. Казан кубогы җиңүчеләре 2018 елның гыйнварында Мәскәүдә узачак финалда катнашачак. Жюри составына халык һәм атказанган артистлар, танылган балетмейстерлар, халык хореографиясе белгечләре, хореографлар керәчәк. Аларның исемнәре әлегә әйтелми. Халык биюләре буенча Россия Чемпионаты сигез федераль округ Кубогыннан, Казандагы ачык Кубоктан һәм Мәскәүдәге финал өлешеннән тора.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев