Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Ел тәрбиячесе - 2017" республика бәйгесенең финалы узачак

14 марттан 16 мартка кадәр Казанда «Ел тәрбиячесе - 2017» республика бәйгесе финалы булачак. Бәйге финалында зона этапларында җиңү яулаган 30 тәрбияче катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Өченче йомгаклау этабы ике чараны үз эченә ала. Биредә катнашучыларның һөнәри һәм шәхси, социаль һәм гражданлык позициясе тулырак ачыкланачак. «Мастер-класс» 14-15 мартта Казан шәһәренең Идел буе районындагы 131нче балалар бакчасында, иҗтимагый лекция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында 16 апрельдә үтәчәк. Бәйге финалында җиңүче, призер һәм лауреат билгеләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев