Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Әкият" Татар дәүләт курчак театры баш режиссеры юбилеена багышланган кичә узачак

23 ноябрьдә Казанда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровның 70 яшьлек юбилеена һәм иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгына багышланган иҗади кичә узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Җыр һәм биюләр белән үрелеп барачак бәйрәм кичәсендә спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, юбилярны дуслары, кунаклар котлаячак,

Илдус Зиннуров “Әкият” театрында 1977 елдан баш режиссер вазифасын башкара. Шушы үткән еллар эчендә ул рус һәм татар телләрендә 100гә якын спектакльне сәхнәгә куйды. Казан театр училищесында тугыз курсны укытып чыгарды, әле дә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем бирә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев