Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре һәм гражданнарны борчый торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар

15 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты активы белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Гомумроссия халык фронтының ТР да  региональ штабы рәистәше, "ТР предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе" региональ эш белән тәэмин итүчеләр берлеге президенты Алексей Лаврентьев, ТР да Гомумроссия халык фронты региональ штабы рәистәше Игорь Бикеев, Гөлзада Руденко катнашты. Очрашуда катнашучылар дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре һәм гражданнарны борчый торган мәсьәләләр турында сөйләште. Әңгәмәнең төп темалары Интернет челтәрендә балалар медиакуркынычсызлыгы һәм җәяүлеләр күперләрендәге эшләми торган лифтлар булды. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Интернет челтәре иминлеген тәэмин итүдә ярдәм итү һәм иҗтимагый контрольдә тоту Татарстандагы Гомумроссия халык фронтының 2017 елдагы эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. Гомумроссия халык фронты активистлары уздырган тикшерүләр сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен күпчелек лифтларның җәяүле күперләрдә эшләмәвен ачыклады. Тикшерүләр материаллары ТР Хөкүмәтенә һәм Казан мэриясенә җибәрелгән. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне хәл итү буенча эшләр планы төзелгән, иҗтимагый активистлар аны контрольдә тотачаклар. Рөстәм Миңнеханов Халык фронтында катнашучыларга актив карашлары өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге мәсьәләләрнең мөһим икәнен ассызыклады. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча хакимият органнары карарлар кабул итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм иҗтимагый контрольне көчәйтергә өндәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев