Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачылачак

7 декабрьдә Казанның “Истанбул” скверында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига (1879-1957) һәйкәл ачылачак. Бу хакта tatcenter.ru порталы хәбәр итә. Тантанада шул көннәрдә Россиягә эшлекле сәфәре кысаларында Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым катнашыр дип көтелә.

Мәгълүм булганча, һәйкәл урнаштыруга 14,9 миллион сумлык тендер сентябрь азагында Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан игълан ителгән иде.

Республикага визиты барышында Төркия Хөкүмәте башлыгы "Татарстан-Төркия эшлекле форумы"нда һәм Татарстан белән Төркия делегацияләре очрашуында катнашыр дип планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев