Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Бөекбританиянең Берләштерелгән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегацияләре катнашында бизнес-форум үтте

1 ноябрь көнне Казанда «Корстон»да Бөекбританиянең Берләштерелгән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегацияләре катнашында бизнес-форум үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Форумда катнашучылар алдында Татарстанның сәүдә-икътисади мөмкинлеге хакында республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстан икътисады нигезен сәнәгать өлкәсендә җитештерү тота диде.

Татарстан социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре буенча Россия төбәк лидерлары унлыгына керә. Россия Федерациясе икътисадында Татарстан сәнәгать өлкәсендә җитештерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча 5нче, авыл хуҗалыгы буенча 2нче урынны били. Татарстан Республикасы гомуми Россия күләмендә җитештерелүче полимерның һәм этилен полимерының яртысын, синтетик каучукның өчтән берен, автомобиль шиннарының дүрттән берен, йөк машиналарының шулай ук дүрттән бер өлшен җитештерә.

Илдар Мингалиев республикадагы әйдәп баручы предприятиеләрне, нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларын – «Татнефть» һәм «ТАИФ», «КАМАЗ», «Форд Соллерс», «Казан вертолет заводы», Яшел Үзән суднолар төзү заводы, «КМПО», «Казанькомпрессормаш» һ. б. эшчәнлеген тасфирлап узды.

ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев инвестиция потенциалын тәкъдим итте. Татарстан Республикасында бизнес алып бару тәҗрибәсе белән чит ил компанияләре вәкилләре уртаклашты.

Форум кысаларында шулай ук Татарстан һәм Британия эшлекле даирәләренең очрашуы булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев