Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "АРТ-галерея. Казан" 8 нче махсуслаштырылган күргәзмә узачак

3-7 ноябрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә «АРТ-галерея. Казан» 8 нче махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Күргәзмә экспозициясенә рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать, графика яратучылар, скульптура, фотография һәм башка иҗади юнәлешләрне бәяләүчеләр кызыксынырлык әйберләр җыелган.

Экспозиция ике павильонда урнаштырылачак. Беренчесе һөнәрчеләр һәм осталар, шулай ук Россия төбәкләре һәм Татарстан Республикасы мәдәни кыйммәтләре һәм тарихы белән таныштырачак, ә икенчесе сынлы сәнгать, графика, скульптура һәм фотография яратучылар өчен кызыклы булачак. Экспозиция бөтен дөньяга танылган профессиональ рәссамнар, шулай ук яшь экспериментаторлар эшләреннән торачак.

Быел күргәзмәгә Россиянең төрле почмагыннан 200 дән артык рәссам, фотограф, халык һөнәрчеләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары җыелачак. Татарстан Рәссамнар берлеге, Татарстан Фотографлар берлеге, Калмыкия Республикасы Рәссамнар берлеге, Төркия Рәссамнар берлеге ассоциациясе, Дагыстан һәм Әрмәнстан Республикалары халык һөнәрчеләре аерым экспозицияләр тәкъдим итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев