Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда 322 гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстанда 90 меңнән артык кеше инвалидлыкка ия, шуларның 4 меңе балалар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә шәһәр ел саен матди ярдәм күрсәтә. Бу беренче чиратта инвалид аналарга һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләргә кагыла. Быелгы декадада Казанның 322 гаиләсенә матди ярдәм түләнәчәк, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Фәттахов.

Картинки по запросу site:tatar-inform.ru инвалидность

Аның бүгенге доклады 1 декабрьдә башланып китәчәк инвалидлар декадасына багышланган иде. Ул шәһәрдә үткәреләчәк чараларга да тукталып узды. Чаралар турында тулырак мәгълүмат мэрияның рәсми сайтында урнаштырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев