Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабыз Яңа ел бәйрәмнәрендәге популяр туристик шәһәрләр өчлегенә кергән

Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиядә популяр туристик маршрутлар буларак быел Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи шәһәрләре аталды. Бу хакта Hospitality Income Consulting компанисе тикшеренүләре дәлилли, дип яза «Известия».

Тикшеренүчеләр икътисади кризис чоры кешеләрнең Яңа ел гадәтләренә тәэсирен ачыклаган. Яңа ел төнендә клиентларга традицион тәкъдим ул - банкет һәм күңел ачу программасы белән кунакханә номеры. Кунакханәләргә Яңа елга бронь алу буенча иң популяр шәһәрләрнең берсе - Мәскәү. Аннан соң россиялеләр Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Калининград, Екатеринбург, Түбән Новгород, Новосибирск, Красноярск һәм Самараны сайлый.

Яңа ел төнен иң арзан шәһәрләр унлыгына кергән Самарада 3,2 мең сумга каршыларга була, ә Сочида бу төн 6 мең сум торачак. Уртача алганда, туристлар Яңа ел төнендә кунакханәдә тәүлегенә 4,9 мең сум акча тотачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев