Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабыз Раштуаны каршылауда туристларны җәлеп итүче шәһәрләр арасында 3нче урынны яулады

Бу хакта RoomGuru.ru кунакханәләр эзләү порталына сылтама белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. 6сыннан 7 гыйнварга кунакханәләрне броньлау нәтиҗәләре буенча төбәк башкаласы Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән соң өченче урынны яулаган. Туристларның Раштуаны каршылауда топ-10 иң популяр Россия шәһәрләре арасында шулай ук Сочи, Ярославль, Вологда, Екатеринбург, Калининград, Псков һәм Иркутск бар. Сайт мәгълүматлары буенча, иң кыйммәт кунакханәләр Сочида булган – уртача тәүлегенә 4,9 мең сум, ә иң арзан отельләр Псковта (3,1 мең сум). Казанда бер кешегә уртача тәүлеклек бәя 3,34 мең сумга төшкән. Раштуа бәйрәмен каршылауда Россиянең топ-5 кече шәһәрләре исәбенә Суздаль (Владимир өлкәсе), Великий Устюг (Вологод өлкәсе), Звенигород (Мәскәү өлкәсе), Плес (Иваново өлкәсе) һәм Сортавала (Карелия) кергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев