Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабыз Казаннан Франкфурт шәһәренә очу

Казаннан Фрнкфуртка көз һәм кыш көннәрендә очу мөмкинлеге туды. Әлеге рейсның пассажирлары өчен яңа уңай шартлар да булдырылды. Мәсәлән, «Аэрофлот» «DeutscheBahn AG» − Германия тимер юллары белән бергә махсус Rail & Fly программасын гамәлгә кертте. Әлеге программа шарталарында пассажирлар бер генә билет сатып алачак, ягъни тимер юлда йөрү бәясе авиабилет бәясенә кертеләчәк һәм ул 40 евроны тәшкил итәчәк һ.б.

Очышлар «Airbus A320» һава судносында атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Казаннан 10.00 сәгатьтә очып киткән самолет Франкфуртта 13.20 сәгатьтә булачак. Аннан кире рейс 14.55 сәгатькә билгеләнгән, Казанда очкыч 19.55 сәгатьтә булачак.

Даими авиаочыш ачылу − Татарстан хөкүмәте, «Аэрофлот» компаниясе һәм «Казан» Халыкара аэропортының уртак эше нәтиҗәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев