Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Башка халыклар безне мөкиббән китеп кабул итә" - Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белдерүенчә, ансамбль 40 илдә чыгыш ясаган. «Башка халыклар безне мөкиббән китеп кабул итәләр», - дип сөйләде ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында. Аның фикеренчә, тамашачының мондый мөнәсәбәте - тантананын иң югары ноктасы. «Гарәпләрне безне ничек итеп кабул итүләрен күрсәгез сез! Без җырлаганда, аларның иң зур түрәләре сәхнәгә тезелешеп менә, алкышларга күмеп, кочакалап, рәхмәтләрен белдерәләр. Суданда, Туниста, Төркемәнстанда - барлыгы 40 илдә чыгыш ясадык. Шуның иң күңелгә кергәне Гарәп Әмирлеге булды», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев