Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Барыбызны да бәйрәм белән котлыйм. Россия Президентын сайлау – иң төп сайлау ул" - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында – Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына килде. Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алды һәм кабиналарга керде. Дөрес, анда озак тормадылар. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды. «Барыбызны да бәйрәм белән котлыйм. Россия Президентын сайлау – иң төп сайлау ул», - дип искәртте Татарстан Президенты журналистлар белән аралашканда. «Кемне сайлаганымны әйтмим. Ярамый. Мин – илебез үсеше дәвам итү яклы. Әле тавыш бирергә өлгермәгән кешеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: сайлау участокларына килегез», - дип өстәде ул. Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатынына волонтерлар «Мин тавыш бирдем» дигән беләзекләр тапшырды. Әлеге беләзекләр бүген шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукын бирә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Айда на выборы» фотомарафонында катнашты. Республика лидеры Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогыннан фото урнаштырды. «Мин үз тавышымны бирдем!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге фото астына. 242 сайлау участогында #айданавыборы акциясе уза. Үз тавышын бирүчеләр махсус җиһазландырылган фотозоналарда фотога төшә ала. Фотоны #айданавыборы хештэгы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга, үзең яшәгән шәһәр һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү (ул 20-25 март көннәрендә уза) үткәрелгәннән соң, җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга айфон, велосипед һәм гидроскутерлар тапшырылачак.
Арсений Маврин, Татар-информ
Фото: twitter.com/edkhayrullin, Арсений Маврин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев